External Publication
Visit Post

Актаныш районында исерек килеш машина йөртү турындагы эш буенча суд карары чыкты

Главная [Unofficial] February 24, 2026
Source
2025 елның 17 декабрендә гражданин Вәлиев Вәгыйзь Мирзариф улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды. Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән В. М. Вәлиев административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Discussion in the ATmosphere

Loading comments...