{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreihm4lgubflbypssoy6zo7ie4u3zgukb66goudkc3xl24r2kjbvwk4",
"uri": "at://did:plc:7576busagenx6j7cfmh6p3cj/app.bsky.feed.post/3mflr4tgcb262"
},
"coverImage": {
"$type": "blob",
"ref": {
"$link": "bafkreicrb7sz6g6rkw4nc5mr5cqnrkvjub7nkqesq7xzyavqq62qdbhque"
},
"mimeType": "image/png",
"size": 641127
},
"path": "/news/adabi-maidan/ioky-niga-sin-sundyi-tatly",
"publishedAt": "2026-02-24T08:02:00.000Z",
"site": "https://aktanysh-rt.ru",
"tags": [
"Әдәби мәйдан"
],
"textContent": "Балачакта кыш көне мине уяту — бөтенләй файдасыз эш иде. Әни мине иртән балалар бакчасына илткәндә, караватка яткан килеш үк киендерә иде. Колготки кидерә, ә мин һаман йоклыйм. Тик ул аны өскә таба тарта башлагач, ялгыш кына аяктан чеметеп алса гына күзләрем ачылып китә. Тәрәзәгә карыйм — әле караңгы, агач очлары ап-ак карга күмелгән… «Уф, тагын иртә…» — дип уйлыйм да янәдән йокыга чумам. Бүлмәдә салкын, хәтта колготкидан да туңасың, ә юрган астында рәхәт, җылы. Шулай да сине барыбер торгызалар. Һәм бу «җәза» кыш буе һәр иртәдә кабатлана.",
"title": "Йокы, нигә син шундый татлы?"
}