{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreiadgkbxcxtinvjnlqvlmkaesug2yk7pf7klm7i6ded67ky6nqhohm",
"uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mmdsjeg2jxv2"
},
"path": "/news/povest/oly-iul-builap-dokumental-povestnyn-davamy-1779295393",
"publishedAt": "2026-05-21T06:00:00.000Z",
"site": "https://kazanutlary.ru",
"tags": [
"Повесть"
],
"textContent": "Урамда инде җәй. Хәрби шәһәрчек артыннан ук башланган карсак агачлы урман да яшелләнеп, яктырып китте. Юлларны, плацны себереп кенә торалар, клумбалардагы төрле төстәге гөлләр хәрби шәһәрчеккә, бөтенесе бер төстә киенгән солдатлар фонында караңгы төндә күккә чәчрәгән чаткылар кебек, соры тормышка ямь биреп утыралар.",
"title": "Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)"
}