{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreigyo5vl22m44zqor5eercwz7xkdt43pb2zadsuuyze5mcybip3jpu",
"uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mlnqqni4qs62"
},
"path": "/news/povest/kabaxatne-da-iaratalar-povestnyn-davamy",
"publishedAt": "2026-05-12T06:00:00.000Z",
"site": "https://kazanutlary.ru",
"tags": [
"Повесть"
],
"textContent": "Ятмады... Тернәкләнү үзәгеннән өч хәрбине Петербург госпиталенә озаттылар. Бәлки анда абыйның тән ярасы белән җан ярасы да төзәлер. Ул кабат тормыш атының ялына чатырдап ябышса, без нинди бәхетле булыр идек! Ходаем, сиңа ялварам, кайтар аны элеккеге халәтенә! Көч-дәрт өстә, караңгы дөньясына яктылык сирпеп, хыял белән бает! Күргән мәхшәрләреннән арындыр!",
"title": "Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)"
}