{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreifsfjdqwjlw62fg3oah2ulbhruym4wyar34lg32k2n2et64cwtjei",
    "uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mlkoerifncn2"
  },
  "path": "/news/povest/kabaxatne-da-iaratalar-povest",
  "publishedAt": "2026-05-11T06:00:00.000Z",
  "site": "https://kazanutlary.ru",
  "tags": [
    "Повесть"
  ],
  "textContent": "Челәннең күзендә кабынган ут чаткысы миңа да чәчрәде. Яратам да соң хыялыйларны! Кайчакта алар канатсыз кошка охшый. Күкләр иңлим дип, әй, талпына мескенем, әй, талпына, әмма җирдән ары китә алмый. Ә күңел биек-биектә, аңа канатлар кирәкми, аны хыял күтәреп  менгезә. Артык очынсаң кояш Икарныкы кебек каурыйларыңны көйдерер-яндырыр да бәлки. Азагы ни белән бетәр дип уйласаң, хыялланма гына инде син!",
  "title": "Кабахәтне дә яраталар (повесть)"
}