{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreibe5rgibojcdzhjbix2tcjrpsqnmuswuoiv2apvqvx5zoznxgmaaa",
    "uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mjwwdptagyq2"
  },
  "path": "/news/povest/nazifa-povest-1776330590",
  "publishedAt": "2026-04-20T14:00:00.000Z",
  "site": "https://kazanutlary.ru",
  "tags": [
    "Повесть"
  ],
  "textContent": "Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир?",
  "title": "Нәзифә (повесть)"
}