{
"$type": "site.standard.document",
"bskyPostRef": {
"cid": "bafyreif5x2yaylzdjtgr6nhijq2teqr73zvggtbcr2x4lm7rwsuhn77gla",
"uri": "at://did:plc:73udkzhzehs7ixmgnd2dkdr4/app.bsky.feed.post/3mhzkezfwche2"
},
"path": "/news/yana-isemner/mdin-tavy-dvamy5",
"publishedAt": "2026-03-27T06:00:00.000Z",
"site": "https://kazanutlary.ru",
"tags": [
"Яңа исемнәр"
],
"textContent": "– Миңа карамагыз, авылыгызга карагыз. Нинди матурлык! Сез соңгы тапкыр Мәдинә тавына кайчан мендегез? Сез барлык эшләрегезне ташлап, азга гына булса да, тауга менеп, авылыгызны, аның табигатен күзәтегез, чишмә суыннан авыз итегез. Бәлки, шул чишмә сулары сезнең эчегездәге хатын-кызларга карата булган начар уйларыгызны юып чыгарыр? Сез кешеләрдә яхшылык күрә башларсыз. Тормышыгыз шулай узып та китәр бит. Сезнең үз балагызны сөясегез килмимени? Зуррак үскәч, Мәдинә тавына алып менеп, җиләкләр, тәмле чишмә сулары белән сыйлыйсыгыз килмимени? Сезгә тиздән кырык яшь тула, башыгызда чәчләр дә калмаган, сезгә кызлар карар дип беләсезме? Чынлап та, тавышыгыз искиткеч, матур җырлыйсыз, ләкин тавышыгызда җылылык юк, кешеләргә, хатын-кызларга мәхәббәтегез сизелми. Сезне бит бу дөньяга хатын-кыз тудырган. Табигатьне, авылыгызны, аның кешеләрен, хатын-кызларны яратыгыз, тормышыгызга мәгънә өстәлер. Менә шул минем даруларым, аңласагыз, кулланырсыз.",
"title": "Мәдинә тавы (дәвамы)"
}