{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiel7asw7cor5ulszlgscfyyvyioy5j5c75xchd4cjzho2xnz3x7ye",
    "uri": "at://did:plc:4445fbukq53ur4tvnnevhpyc/app.bsky.feed.post/3mi24qag3ub72"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreietezxjcrgxfn3ddl3qac6lek5druqa32tw2ty2okyszk3esxf35i"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 581020
  },
  "path": "/news/arabyzdan-berebez/donia-matur-donia-kin",
  "publishedAt": "2026-03-27T11:27:00.000Z",
  "site": "https://syuyumbike.ru",
  "tags": [
    "Арабыздан беребез"
  ],
  "textContent": "Көндезләрен ул – Мәскәүдәге бик зур бер компаниянең бүлек җитәкчесе: аның кул астында әллә күпме кеше эшли. Берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләр хәл итә. Казанны бик ярата, берничә илдә, шәһәрдә торып караганнан соң аны яшәр өчен иң рәхәт, иң җайлы шәһәр дип саный. «Казанны ташлап китә алмыйм», – дигәч, компанияләрендә бары аңа гына онлайн эшләргә рөхсәт иткәннәр. Ә кичләрен, ялларын Нәргизә ШӘРИПОВА... байкерга әйләнә. Мотоцикл аның өчен транспорт чарасы гына түгел, ул – аның күңел таләбе. Нәргизә адреналин гына эзләми, аңа байкерларның фәлсәфәсе якынрак: мотоцикл тавышы, очсыз-кырыйсыз юл, таң ату, кичке шәфәкъ күренешләре, юл читендәге кафеларда эчкән каһвә тәме, ышанычлы дуслар...",
  "title": "Дөнья матур! Дөнья киң!"
}