{
  "$type": "site.standard.document",
  "bskyPostRef": {
    "cid": "bafyreiehjpheo6rntswpf2smrxpsbpg5dif3laqypb5ccoijzlbz7hlt7i",
    "uri": "at://did:plc:4445fbukq53ur4tvnnevhpyc/app.bsky.feed.post/3mhdfkwyuwlx2"
  },
  "coverImage": {
    "$type": "blob",
    "ref": {
      "$link": "bafkreig3fehfyfnp3jd7gf2rgiwo3eqx55yysvt7jdahc5jzey4qhhq4mq"
    },
    "mimeType": "image/png",
    "size": 580687
  },
  "path": "/news/poeziya/sagynucyn-baryn-onytma",
  "publishedAt": "2026-03-18T08:24:00.000Z",
  "site": "https://syuyumbike.ru",
  "tags": [
    "Шигърият"
  ],
  "textContent": "Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Әлмәт районының почетлы гражданины... Дистәләгән китаплары, Әлмәт төбәгендә ул укыткан гимназия-мәктәпләр, шигырь «җене» кагылган йөзләгән укучылары – үзе бер тема... Университетта диплом эшен дә шигъри формада яза ул. «Борынгы греклар да, төрекләр дә фәнни мәкаләләрне шигырь белән язган!» – дип, укытучыларны да шаккаттыра хәтта. Университетта укыганда ук «Язлар алда» китабы чыккан бердәнбер студент була Клара... Китап гонорарына группадашларын ресторанда кунак итә. Башка көннәрдә студент кыз кесәсендә 34 тиен генә шылтырый: 12 тиене – әбәт өчен, калганы китапларга...  Шигырьләре җырлап тора! Ә шагыйрә үзе: «Аларны язганда ук көйгә салам. Җан-йөрәктә, гел кояшка карап яшәргә омтылган күңелемдә – шаулап торган җыр бакчасы...» – дияргә ярата... Клара Булатованың тууына 90 ел тулган көннәрдә аның җырлап торган шигырьләрен кабат күңелдән уздырыйк әле.",
  "title": "Сагынучың барын онытма!"
}