«СЕРДӘШЕМ БЕР ГЕНӘ – ҖЫР»
Сөембикә [Unofficial]
February 13, 2026
Беркемне тәнкыйтьләми, популярлык артыннан кумый, социаль челтәрләр белән дә мавыкмый, әмма барыбер онытылмый. Сагынып көтеп алган, җырларын яттан диярлек белгән үз тамашачысы бар... Сүзем Татарстанның атказанган артисты, бәрхет тавышлы мәхәббәт җырчысы Рамил МИНДИЯР турында. Аның гитарасы да үзе кебек моңлы, серле бит, җырчы куллары кагылып китүгә үк сагышы ташып түгелергә тора. «Соңлама», «Сәрвиназ», «Торналар», «Авылым тавышлары» җырлары белән ул безне туксанынчы елларга ук алып кайтып китә дә, йөрәкне җылытып торган хыялларга күмеп, янәдән киләчәккә дәшә. «Алтын Урда», «Болгарым», «Татар кешесе» дигән җырлары белән патриотик хисләр дә уята. Җыр башкарыр алдыннан берәр куплет шигырь укып, тамашачысын театраль гипнозга кертеп сихерләп тә куя. Яңа ел гимны булып калган «Кышкы учак» җыры өчен генә дә Рамил Миндиярга югары исемнәр бирерлек югыйсә. Ләкин ул артык тыйнак, бу эшләрдән бик ерак, барына шөкер итеп үз дөньясында яши торган серле кеше. Менә шул сер пәрдәсен, җырчы күңеле тулышкан моң касәсен кузгаттык әле бераз.
Discussion in the ATmosphere